erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Игенчеләр өчен иң җаваплы чор җитте

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте.

Аңа кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хуҗалыкларның эш планнарын кабул итү булган иде.
Гомумән алганда, комиссия хуҗалыкларның әзерлегенә әйбәт дигән бәя бирде. Булган вак-төяк кимчелекләрне төзәтергә әле вакыт бар. Иң мөһиме – эшләргә кеше җитәрлек, зур проблемалар юк.

Иң югары хезмәт хакы “Яңарыш“ ширкәтендә. “Быел тагын да арттырабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. Хуҗалыкта бар да әзер. Уҗым тукландыруны башлап җибәрделәр инде.

– Барлык хуҗалык-ларга да хезмәт хакларын арттырырга тәкъдим ителде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район филиалы белгечләре район хуҗалыкларында орлык агулау  машиналарының әзерлеген тикшереп чыктылар. Барысы  31 агулау машинасы бар. Шуларның 29ы эшкә әзер. “Ватан“, “Кырлай“, “Курса МТСы“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Яңарыш“, “Игенче“, “Заря“, “Северный“ ширкәтләре әзерлек буенча иң югары баллар алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев