erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Ияләренә барып ирешер, дип ышандырабыз»

Ике арада элемтә урнаштыруны планлаштырабыз

Гуманитар йөкне Сергей Баһаветдинов һәм Дамир Шакирҗанов озата китте. Арчадан Рафис Галипов икенче шофер булып барырга алынды.Юлга чыгар алдыннан Сергей Баһаветдинов белән  сөйләштек.

– “Сугышчан туганлык” район җәмәгатьчелек оешмасы әгъзалары махсус хәрби операция барган зонадагы үзебезнең район егетләре янына барып, аларның хәлләрен белергә, дигән карарга килде. Акча җыештык. Кем күпме бирә ала. 90 мең сумнан артык булды. Моннан тыш “Тайд-Фойл” оешмасы җитәкчесе Айдар Закиров 35 мең сум бирде. Ул акчага электр станциясе һәм ике бензин пычкысы сатып алдык. Тәлгать Закиров 34 мең сумга продуктлар китерде. 60 мең сумга медицина аптечкасы алдык. Үз акчабызга һәм “Газ-Сервис” ширкәте хуҗасы Марат Нигъмәтуллин да үз өлешен кертте. Аннан адреслы посылкалар да бик күп булды, – диде ул. – Боларның без барысын да хәрби частька илтеп тапшырабыз. Ияләренә барып ирешер, дип ышандырабыз. Урында үзебезнең егетләр белән очрашуны, киләчәктә алар белән ике арада элемтә урнаштыруны да планлаштырабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәсемдә: (сулдан уңга)  Дамир Шакирҗанов, Сергей Баһаветдинов һәм Рафис Галипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X