erid:2VtzquqpS7d
Илфар хәзрәт Корбан гаете вәгазендә хәрби операциядә булучылар өчен дога кылырга чакырды
Арча яңалыклары

Илфар хәзрәт Корбан гаете вәгазендә хәрби операциядә булучылар өчен дога кылырга чакырды

Корбан Гаете бәйрәме мөбәрәк булсын

 

16+

дин16 июнь 2024 06:07

Илфар хәзрәт Корбан гаете вәгазендә хәрби операциядә булучылар өчен дога кылырга чакырды

Илфар хәзрәт Корбан гаете вәгазендә хәрби операциядә булучылар өчен дога кылырга чакырды

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, архив

Бүген Әлмәт шәһәренең яңартылган Ризаэтдин Фәхретдин мәчетендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында гает намазы узды. Бәйрәм вәгазен һәм намазын ТР мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды.

Вәгазендә Илфар хәзрәт махсус хәрби операциядә булучыларны да искә алды һәм аларның исәнлеге өчен дога кылырга чакырды.

«Изге Гает көннәрендә Аллаһыбыз үзенең бәндәләренең догасын кабул итә. Шушы изге бәйрәм көннәрендә бергәләшеп хәзерге вакытта сугыш кырларында илебезнең, ватаныбызның иминлеге өчен көрәштә булган солдатларыбызга, егетләребезгә исәнлек-саулык, озын гомер теләп, «Әй, Раббым аларның гомерләрен үзең сакласаң идең» дип хәер-догада булсак иде. Шулай ук шушы сугыш кырында ятып калган егетләребезнең әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына Аллаһы Тәгалә түземлек бирсә, киләчәктә яшәргә көч насыйп итсә иде», – дип теләде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilfar-xazrat-korban-gaete-vagazenda-xarbi-operaciyada-bulucylar-ocen-doga-kylyrga-cakyrdy-5889196


Арча хәбәрләре

Нет комментариев