Сезне эзлиләр.
“Карточкалар карап утырганда бер фотога тап булдым, - дип сөйли Яңа Кенәрдән Даяр Хөсәенов. – Ул Ильяс исемле Арча егете. Без 1966 елны республиканың кулланучылар җәмгыятенең пионер лагеренда ял иттек. Казанда Сухая река микрорайонында “Молодая гвардия” дигән лагерь иде ул. Менә шунда безнең белән Ильяс исемле Арча малае да ял итте. Без Яңа Кенәрдән ике малай идек һәм өченчебез Ильяс иде. Бик тә шәп лагерь иде ул. Ильясның әти-әнисе бәлки шулай ук сәүдә системасында эшләгәндер. Безнең кебек 70не узгандыр инде ул. Беләсе иде, Ильяс сез кайда?”.
Хәбәр бирү өчен редакция телефоны: 3-11-58.
Нет комментариев