erid:2VtzquqpS7d
Иминлек турында кайгырталар
Арча яңалыклары

Иминлек турында кайгырталар

19 декабрьдә Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә районның террорга каршы комиссиясенең һәм оператив төркемнең берләштерелгән утырышы булды.

Утырышта Яңа ел  һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерләнгәндә һәм үткәргәндә җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук тәртибен көчәйтү һәм террорлык актларын кисәтү буенча чаралар, чаралар үткәрелә торган объектлар һәм территорияләрнең террорга каршы сакланганлыгы, Яңа Кишет, Иске Кырлай һәм Шушмабаш авыл җирлекләрендә террорлык һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек, районда миграция хәле һәм 2025 елда миграция өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, 2025 елда мәдәни объектларда терроризм идеологиясенә каршы тору буенча комплекслы планны тормышка ашыру турындагы һ.б. мәсьәләләр каралды.


Нет комментариев