erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ир-егет өчен иң мөһиме – намус һәм бурыч

“Илебезгә куркыныч янаганда һәр ир-егет Ватанын якларга тиеш”. Бүгенге катлаулы чорда бу сүзләр аеруча тирән мәгънә ала.

Татарстан егетләре дә, ата-бабаларыбызның батырлык традицияләрен дәвам итеп, ил иминлеге сагына баса.

Шуларның берсе – безнең якташыбыз Роберт (позывное “Лачын”). Ул башта махсус өйрәнү курслары үтеп, заманча хәрби белгечлек – пилотсыз очу аппаратлары операторы һөнәрен үзләштерде. Бүгенге хәрби шартларда пилотсыз очу аппараты  операторларының роле аеруча зур: алар разведка алып бара, дошман хәрәкәтләрен күзәтә, хәрби бүлекчәләргә төгәл мәгълүмат җиткерә.

Бу карар аңа җиңел бирелмәгән.

– Башта, әлбәттә, уйланулар күп булды. Гаилә, якыннар… Алар өчен борчыласың. Ләкин ир-егет өчен иң мөһиме – намус һәм бурыч. Әти-әнием мине шулай тәрбияләде. Мәктәптә шулай өйрәттеләр. Мин аларны, туган җиремне яклауны үземнең бурычым дип саныйм, – диде ул.

“Лачын” балачактан ук техника белән кызыксынган, шуңа күрә пилотсыз очу аппараты операторы һөнәрен сайлавы да очраклы түгел.

– Заманча технологияләр белән эшләү миңа һәрвакыт кызык булды. Монда да шул белемнәремне файдалы эшкә юнәлтә алырмын, дип уйлыйм. Иң мөһиме – безнең егетләр исән булсын, без аларга ярдәм итәргә тиеш, – ди  якташыбыз.

Уку курслары вакытында егет үзен тырыш, тиз өйрәнүчән һәм максатчан булуын күрсәтә. Инструкторлар да аны югары бәяли. Теоретик белемнәрне ул практик күнекмәләр белән ныгытып бара: төрле шартларда аппаратлар белән идарә итү, катлаулы бурычларны үтәү, оператив хәлләргә тиз реакция ясау – болар барысы да аның әзерлек дәрәҗәсен күтәрә.

Курсларны уңышлы тәмамлаганнан соң, Роберт махсус хәрби операция зонасына юл тота. Анда ул пилотсыз очу аппараты  операторы буларак хезмәт итә. Аның бурычы – сугышчан иптәшләренең гомерен саклау, хәрби операцияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру.

– Без анда бер-беребезгә терәк. Һәркем үз эшен намус белән башкарса, без барысын да җиңеп чыгачакбыз. Иң зур теләк – исән-имин өйгә кайту, – ди “Лачын”дай кыю егетебез.

Якташыбызның бу адымы – чын батырлык үрнәге. Ул үз теләге белән, Ватан алдындагы бурычын аңлап, алгы сызыкка китте. Мондый егетләр – илебезнең ышанычлы терәге, киләчәгебез гаранты.

Без аңа ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы һәм исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. Аның батырлыгы, кыюлыгы яшь буын өчен дә үрнәк булып тора. Ватанга тугрылык, җаваплылык һәм бердәмлек – безне көчле итә торган төп кыйммәтләр.

 

Контракт төзергә теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә:

Сайлап алу пунктлары;

хәрби комиссариатлар;

“Батыр” контракты нигезендә хәрби хезмәткә чакыру буенча бердәм үзәк (Казан шәһәре);

 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча;

Татарстанда контракт хезмәтенә җыю сайты аша: https://heroes-tatarstan.ru/

Татарстанда Африка корпусына гаризалар җыю сайты аша: https://korpusafrika.ru/

      Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю сайты аша (Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт нигезендә хезмәткә җыю буенча сайт эшли башлады. Анда контракт төзү турындагы барлык мәгълүматны  (гамәлдәге түләүләр, ташламалар һәм башка социаль гарантияләр турында) белергә мөмкин. Сайтта гражданин гаризаны онлайн калдыра ала, соңрак аның белән элемтәгә керәчәкләр һәм барлык сорауларына җавап бирәчәкләр: https://bpla.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев