erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

21 декабрьдә юлга кузгалды

Мобилизацияләнгән сугышчыларыбыз өчен гуманитар йөкнең чираттагысы Арча районыннан 21 декабрьдә юлга кузгалды.

Оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр, волонтерлар һәм битараф булмаган барлык кеше аны туплауга үзенең өлешен кертте. Хакимият ишегалдындагы складка юл өзелеп тормады. Гади кешеләр дә җылы кием-салым, гигиена, медицина кирәк-яраклары, азык-төлек ташыды, оешма, учреждениеләр маскировка өчен сеткалар үрде, мичләр ясады, җылылык чыгармый торган эчке киемнәр, балаклавалар текте. Иң алгы планда вакытлары белән хисаплашмыйча, бернәрсә таләп итмичә, чын күңелдән тырышып йөргән, халыкны туплый алган волонтерларыбыз булды.

– 20 декабрь көнне көндезге унда машинага әйберләрне төйи башлыйбыз, – дип хәбәр бирде волонтерлар төркеме җитәкчесе Зөлфәт Кадыйров. – Колонна белән китәләр. Яңа Кенәрдән, Кукмарадан да киләләр. Безнең машинаны әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов озата бара.

Алдагы көнне вакыты һәм теләге булганнар складка килеп, җыелган әйберләрне барлады, капларга тутырды, төяргә әзерләп куйды. Адреслы посылкаларны аерым урнаштырдылар.

– Бу юлы алар күп булды, – диде волонтер Алинә Латыйпова. – Мин иремә аерым мич тә җибәрәм әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Машинаны төяргә дә күп кеше җыелган иде. Зур машина. “Мерседес”. Аны тутырып бетерергә дә шактый тырышлык кирәк. “Гарәфиев шәхси предприятиесе белән берлектә шәхси эшмәкәр Рәмзил Рәхмәтуллин, Наласа егетләре Рөстәм Сабиров, Раил Мөхетдинов, шулай ук “Союз-Строй” ширкәте (Илнар Зиннәтуллин) мичләр ясап китергән. Алар арасында ризык җылыта торган кечкенә кыр мичләре дә, палаткаларга җылылык бирә торганнары да бар. Шушмабашлар дизель генераторына кадәр алып килгән, – диде Зөлфәт һәм аларга рәхмәтен белдерде.

– Без, әфганчылар, хәрби хәрәкәтнең ни икәнен беләбез. Аны үз башыбыздан кичердек. Шуңа мобилизацияләнеп киткән солдатларыбызга ярдәм кулы сузарга булдык. Акча җыйдык. Хәтта әфган сугышыннан исән-сау әйләнеп кайтып монда вафат булган егетләребезнең тол хатыннары да үз теләкләре белән ярдәм итәргә булды. “Барырга кирәк. Читтә кала алмыйбыз. Без бергә!” – диделәр егетләр. Сергей Баһаветдинов белән Дамир Шакирҗанов озата барырга алынды. Дамир азык-төлек белән дә ярдәм итте. Шәрык бистәсендә яшәүче Рафис Галипов йөк машинасына икенче шофер булып китте. Ул ашыгыч ярдәм машинасында эшли. Баш табиб аны берсүзсез җибәрде. “Бу да ашыгыч ярдәм”, – диде ул, – диде әфганчы Фәнис Тимашев.

Моннан тыш авыл җирлекләре, мәдәният учреждениеләре бик тырышкан. Район хакимияте зур ярдәм күрсәткән, юл, транспорт чыгымнарын үз өстенә алган. Волонтерларыбыз хезмәтен сүз белән генә аңлатып та бетерерлек түгел.

Ерак юлга җыйналган егетләр янына район башлыгы Илшат Нуриев та чыкты. Ул аларга хәерле юл теләде, мобилизацияләнгән район егетләренә сәламен, хәрби бурычларын үтәп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләвен җиткерергә кушты.                                                           

Хәерле юл сезгә. Исән-сау йөреп кайтыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X