erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иске Кишет авылында истәлекле вакыйга узды

Сезгә безнең ышаныч

Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинның игелекле эшләре бик күп. Шуларның берсе – Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин яшәгән йортта музей ачу.

Әлеге вакыйганың кереш өлеше шактый четерекле булды.

Симетбаш белән Иске Кишет арасы – 5–6 чакрым чамасы. 1905 елда Иске Кишет авылында булачак  герой Гани Биккенә улы Сафиуллин туа. Аңа бик яшьтән Казахстанга китәргә туры килә. Совет–партия мәктәбен тәмамлый, Семипалат шәһәрендә өяз комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1927 елдан Совет Армиясендә. 1928 елда взвод командирлары мәктәбен, 1931 елда  Чик сакчылары югары училищесын, 1941 елда М.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. Полк белән җитәкчелек итә.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында дошманга каршы көрәшә. 1943 елның 25 сентябренә каршы төндә якташыбыз, генерал-майор Сафиуллин җитәкчелек иткән укчы корпус Днепр елгасын кичә. Полк һәм дивизия артиллерия көчләре белән дошманның күпсанлы контрһөҗүмнәрен кире кайтарып, 5 көнлек сугышта плацдармның озынлыгын – 25, киңлеген 15 километрга киңәйтеп шунда урнашалар. 26 октябрьдә Гани Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 Гани Сафиуллин 1947 елда Генштаб Хәрби академиясе каршындагы Югары академия курсларын тәмамлый. 1957 елда запаска чыга, Казанда яши һәм эшли. Ул ике Ленин, өч Кызыл Байрак, ике II дәрәҗә Суворов, ике II дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1973 елның 14 октябрендә вафат була.

Геройның туган нигезендәге йорт озак еллар буш торды. Лотфулла Нурислам улы атаклы якташыбызның истәлеген мәңгеләштерүгә алынды һәм анда күркәм йорт-музей барлыкка килде. Аны ачу тантанасында бик күп танылган шәхесләр катнашты. Әлеге тантана турындагы  фильмны музейда карап та була.

Шул көнне музей-йортның бакчасында булачак паркка нигез салынды. Мөхтәрәм кунаклар шунда агачлар утырттылар һәм алар матур булып үсеп киткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Геройның музей-йортына һәр елны хәрби хезмәткә китәчәк егетләрне алып килү матур традициягә әверелде. Быел да 20 майда биредә булачак ил сакчылары, аларның әти-әниләре, “Сугышчан туганлык” оешмасы  әгъзалары катнашында тантана үтте.

Башта районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов Россия Президенты Баш командующие Владимир Путинның хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы боерыгын игълан итте. Егетләргә хәерле юл, яхшы хезмәт, исәнлек-саулык теләде. Ул хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган якташларыбызның әниләренә командир-ларының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев егетләргә киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов илне саклау һәр ир-егетнең изге бурычы, диде. Надир хәзрәт дога укыды, хәер-фатихасын бирде.

Егетләр музей бакчасына алмагач, груша, чия агачлары утырттылар.

Егетләребез исән-имин хезмәт итеп кайтсын, алар утырткан агачлар киләчәктә чәчәк атып җимешләре белән куандырсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X