erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Югары технологияләр дәрәҗәсендә хезмәт

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәткә сайлап алу дәвам итә

Бүген пилотсыз технологияләр бүгенге заман армиясенең йөзен актив рәвештә үзгәртә. Дроннар белән идарә итү, аларны төзекләндерү һәм техник яктан хезмәт күрсәтү өчен әзерлекле белгечләр кирәк. 
Татарстан Республикасында яшьләргә пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт үтү тәкъдим ителә – бу иң заманча һәм перспективалы юнәлешләрнең берсе.
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт хезмәте гадәти хәрби хезмәттән шактый аерыла. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт хезмәтенең төп үзенчә-лекләрнең берсе – бурычларны турыдан-туры сугыш бәрелеше зонасында түгел, ә аннан читтә үтү. Кагыйдә буларак, пилотсыз системалар белгечләре икенче, өченче һәм аннан соңгы линияләрдә хезмәт итә.
Хезмәтне башлар алдыннан барлык кандидатлар да ике-өч ай дәвамында мәҗбүри уку үтә. Бу вакыт эчендә алар пилотсыз аппаратлар белән идарә итәргә өйрәнә, аларның төзелешен, техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү нигезләрен үзләштерә.
Пилотсыз системалар гаскәрләре – ул дрон операторлары гына түгел. Биредә инженерлар, техниклар һәм катлаулы техникага хезмәт күрсәтүче белгечләр дә кирәк, шуңа күрә техник һәм инженерлык белеменә ия кандидатлар аеруча хуплана.
Контракт вакыты бер елдан башлана. Ул тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәрләргә хезмәттән азат ителү гарантияләнә. Шул ук вакытта пилотсыз системалар бүлекчәләреннән башка юнәлешләргә күчерү каралмаган, бу контракт төзергә карар кылган кешеләргә өстәмә ышаныч бирә.
Көллиятләр һәм техникумнар студентлары өчен дә өстәмә мөмкинлекләр каралган. Контракт буенча хезмәт үтеп, югары уку йортына кергән очракта, алар суммасы арттырылган исемле стипендиягә ия була алачак.

Моннан тыш, армия сафларына хезмәт итәргә чакырылучылар өчен хезмәтне контракт белән алыштыру мөмкинлеге бар. Бер ел армия сафларында хезмәт итү урынына контракт төзеп, пилотсыз системаларның югары технологияле гаскәрләрендә яхшы түләүле хезмәт үтәргә мөмкин.
Яңа мөмкинлекләр турында сөйләү өчен республикада күчмә сайлап алу пунктлары һәм агитация патрульләре эшли. Пилотсыз системалар күрсәтмәләре, көллиятләр һәм техникумнар студентлары белән очрашулар, мәгълүмати чаралар һәм ачык сөйләшүләр үткәрелә. Бу очрашуларда белгечләр сорауларга җавап бирә һәм контракт хезмәте турында халык арасында киң таралган дөрес булмаган сүзләргә ачыклык кертә.
Контракт төзергә теләүчеләр контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктларына, хәрби комиссариатларга яки Казандагы “Батыр“ контракт буенча хәрби хезмәткә җыю буенча Бердәм үзәккә мөрәҗәгать итә ала.

Тулырак мәгълүматны “кайнар линия“ телефоны буенча алырга мөмкин: 
8 (800) 222-59-00.
Шулай ук интернет аша да гариза бирергә була:
– heroes-tatarstan.ru – Татарстан Республикасында контракт буенча хезмәткә җыю сайты;
– korpusafrika.ru – Африка корпусына гаризалар кабул итү сайты;
– bpla.tatar – пилотсыз системалар гаскәрләренә махсус җыю өчен яңа сайт.
bpla.tatar порталы пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт турында күбрәк белергә теләүчеләр өчен махсус булдырылган. Анда контракт шартлары, кандидатларга куела торган таләпләр, укыту мөмкинлекләре һәм һөнәри үсеш юллары турында актуаль мәгълүмат урнаштырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев