erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юл иминлегенең сагында торучылар бәйрәм алды акциясен оештырды

Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан Арча урамында яшь инспекторлар бүләк өләште

Халыкара хатын-кызлар көне, 8 Март бәйрәме алдыннан Арча 1нче мәктәбенең ЮИД отряды ЮХИДИ хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, Арча педагогика көллияте студентлары, ата-аналар Советы һәм "Алдынгылар хәрәкәте" оешмасы белән берлектә  «С 8 марта поздравляем - ПДД не нарушаем!» акциясен уздырдылар. 

Чарада Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов та катнашты. Ул бирегә җыелган барлык гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде. "Бик зур эш башкарасыз. Укучыларның юл иминлеген саклаучы оешмалар белән берләшеп халык белән эшләве мактауга лаек хезмәт", дип акөиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Акциянең төп максаты халык арасында юл хәрәкәте иминлеген киң пропагандалау, юл хәрәкәтендә законга буйсынучы катнашучыны тәрбияләү иде.  Автоледилар һәм җәяүле хатын-кызларны күңелле сюрприз көтте. Укучылар аларга җылы котлауларын җиткерде, открыткалар һәм үзләре ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк итте. Бүләкләрне һәркем җылы кабул итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Районыбыз халкына бу акция елмаю, чәчәкләр һәм матур кәеф өләште. Акциядә катнашучылар гүзәл затларыбызны юлларда һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга чакырды. Чара барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре тәртип бозуны саклап, куркынычсызлыкны тәэмин иттеләр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X