erid:2VtzquqpS7d
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия  утырышы узды
Арча яңалыклары

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды

26 июньдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы булды

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм  Хәкимов, Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ территориаль идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Олег Космаков, Арчаның 1 номерлы урта мәктәбе укытучысы Лилия  Әхмәтгалиева, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе өлкән инспекторы Алексей Яковлев чыгыш ясадылар.
Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз  Хисаметдинов йомгак ясады, районда юлларда иминлекне тәэмин итү буенча бурычлар куйды.


 


Нет комментариев