erid:2VtzquqpS7d
Кәче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көнен лаеклы каршы алдылар
Арча яңалыклары

Кәче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көнен лаеклы каршы алдылар

Афәрин!

                                                         Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кәче мәктәбендә «Титан-2025» хәрби-спорт уеннары үткәрелде. Катнашучы укучылар строй хәзерлеге, турникта тартылу, скакалкада сикерү, кыршау әйләндерү, аркан тартышу, идәннән кул белән этелу, дартс, таяк тартыш һәм эстафеталарда көч сынаштылар. Һәр үткәрелгән төрдән соң 2-3 укучы төшеп калып барды. «Титан-2025» исемен 9 нчы сыйныф укучысы Азат Азамов яулады. Ул кубок белән бүләкләнде. Катнашучы барлык балаларга да призлар бирелде.

                      Хәйдәр Зәйнуллин, Кәче мәктәбе.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев