Кәчедә яңа медпункт ачылды
Кәче авылы халкы өчен күңелле вакыйгалар булып кына тора. Әле кайчан гына ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылган иде. Бүген, 26 декабрьдә аның янәшәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов килгән иде.
Нет комментариев