erid:2VtzquqpS7d
Казан кешесе Яңа Кенәрдә ут төрткән өчен төрмәдә утырачак
Арча яңалыклары

Казан кешесе Яңа Кенәрдә ут төрткән өчен төрмәдә утырачак

Элек хөкем ителгән 28 яшьлек Казан кешесе Ш. 2023 елның 10 августында Яңа Кенәр авылында яшәүче К.ның өенә ут төртә.

2023 елда К. үзенең машинасын урлап алып китүе турында хәбәр иткән була. Ш. җинаять җаваплылыгына тартыла. Кыскасы, ут төртеп үч алырга тели.

Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәт-кәрләре сүндерә. Барысы 300 мең сумлык  зыян килә.

Хөкем ителүче үзенең гаебен таныды.

Суд Ш.ны чит милекне белә торып юк итүдә гаепле дип тапты һәм үтәп бетерелмәгән хөкемен дә исәпкә алып, 2 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул хөкем карарын каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.


Нет комментариев