erid:2VtzquqpS7d
Казан күгәрчене Мөрәлегә очып кайткан
Арча яңалыклары

Казан күгәрчене Мөрәлегә очып кайткан

Мөрәледән Исламгали Минһаҗев хәбәр итә.

- Без Мөрәленең бик матур җирендә - табигать кочагында яшибез, - дип сөйләде Исламгали Минһаҗев. - Безнең бройлерлар янына бик матур, затлы күгәрчен очып керде. Тотып алып якыннан карадым. Аягында хуҗасының телефоны язылган балдак. Шул номер буенча шалтыраттым. Хуҗасы Сергей Казаннан булып чыкты. Кайтып алып китте. 

Без дә Сергей белән сөйләшергә элемтәгә чыгып карадык. "Күгәрченнәрне әле тота гына башладым", - диде ул.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев