erid:2VtzquqpS7d
Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган
Арча яңалыклары

Казанбаш мәктәбе бәйрәм ярминкәсеннән кергән акчаны МХО катнашучыларына ярдәмгә тапшырган

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанбаш мәктәбендә концерт һәм ярминкә белән зур бәйрәм оештырганнар

 Укучылар һәм педагоглар 8 Мартны билгеләп үтү генә түгел, ә ярминкәдән җыелган барлык акчаларны изге эшкә юнәлтергә карар кылган.

Волонтерлар акчаны МХО катнашучылары өчен кирәк-ярак алырга тотачак.

«Бу киләчәк буынны тәрбияләү өчен иң яхшы үрнәк, коллегалар, рәхмәт!», – дип яза үз телеграм каналында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов

Фотолар: https://t.me/NiyazMullahmetov


Нет комментариев