erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанда «КазанФорум» икътисади форумын уздыру вакытында алкоголь сату чикләнә

Искәрмә бар

Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы барган көннәрдә алкоголь продукциясен ваклап сатуга чикләүләр кертеләчәк. Шул хактагы карарны республика Министрлар Кабинеты кабул итте, документны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Карар нигезендә, 12-17 майда форум чаралары үтә торган территорияләрдә алкогольне ваклап сату тыела. Алкоголь продукциясен сату хезмәт күрсәтү кысаларында саклана торган җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен искәрмә ясалды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-kazani-na-vremya-provedeniya-kazanforuma-ogranicat-prodazu-alkogolya-5922949?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F47882026-95d9-5797-8e65-ba0b8d8e9d99


Арча хәбәрләре

Нет комментариев