erid:2VtzquqpS7d
"Казанка" ширкәте чәчүне төгәлләде
Арча яңалыклары

"Казанка" ширкәте чәчүне төгәлләде

"Казанка" ширкәтенең һәр эшне беренчеләрдән булып төгәлләвенә ияләндек инде

Быелгы языгы чәчүне дә 17 майда тәмамлап куйдылар.

- Яңа чәчү комплексы алу әйбәт булды, - ди ширкәт җитәкчесе Айдар Сабиров. - Сменага 120 гектарга кадәр чәчтеләр.

Әлеге комплекста Ленар Исмәгыйлев белән Ринар Шакирҗанов эшләгән. 

Гади чәчкечле ике агрегатта Әдһәм Габдрахманов, Ингел Шәрипов чәчкән. Айрат Исмәгыйлев, Данил Әгъзәмов җир әзерләүдә тырышлык күрсәткәннәр. Ширкәтнең арыш басулары бик яхшы.


Арча районы Арча хәбәрләре чәчү яз

Нет комментариев