Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Конституциядәге социаль төзәтмәләр турында Зилә Вәлиева үз фикерен җиткерде.

    Зилә Вәлиева: Конституциягә социаль төзәтмәләр гаиләләр иминлегендә чагылыш табачак. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе сүзләренчә, Дәүләт яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачак.

     

    «Барлык маддәләр, без шартлы рәвештә әйткәнчә, төзәтмәләрнең социаль пакеты тулысынча диярлек гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә эшли. Минем фикеремчә, кабул ителгән һәм гамәлгә кертелгән очракта барлык төзәтмәләр дә гаилә иминлегендә чагылыш табарга тиеш», - дип искәртте ул.

    Әйтик, РФ Конституциясенә төзәтмә илдә гаилә тәрбиясенең өстенлеген билгеләячәк. Дәүләт яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачак.

    Бер яктан, биредә дәүләт учреждениеләре челтәре хакында сүз бара, шул ук вакытта, илдә уллыкка алу практикасы да киң таралыш алуын күрәбез. Зилә Вәлиева билгеләп үткән тагын бер чынбарлык бу.

    Реклама

    «Дәүләт ятимнәр проблемасына битараф түгел, шул ук вакытта, ул үз гражданнарын да алардан читләшмәскә чакыра», - диде Зилә Вәлиева.

    ТР Иҗтимагый палатасы рәисе инануынча, Төп законга төзәтмәләр гражданнарның җаваплылыгы һәм иминлегенә эшләячәк.

    Татар-информ

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: