erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус дәвам итсә, Татарстанда 9 май ничек узачагы билгеле

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме — 9 Май нинди форматта узачагын әйтте. Бу хакта ул республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме — 9 Май нинди форматта узачагын әйтте. Бу хакта ул республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы буларак күздә тотылмый. Без уздырырга тиешле беренче чара ул — район башлыгы һәм, бәлки, берничә волонтер катнашында районнарда һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салу тантанасы. Халык саны мөмкин кадәр азрак булырга тиеш», — диде.

Ләйлә Фазлыева һәр район җитәкчелеге 9 Майга һәйкәл һәм монументларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр салырга тиешлеген искәртте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, бәйрәм хөрмәтенә районнарда салютлар оештырылырга мөмкин. «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Президентларының бәйрәм котлаулары белән туры трансляция оештырылачак. Ике сәгатьлек телевизион концерт иртән һәм кичен күрсәтеләчәк», — диде.

«Үлемсез полк» иҗтимагый акциясе онлайн форматта узарга мөмкин. «Үлемсез полк»ны онлайн-режимда Интернетта уздыру варианты бар. Бу акциянең параметрларын киләсе атнада игълан итәрмен», — диде Ләйлә Фазлыева.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X