erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус килеп чыккан круиз лайнерындагы пассажирлар Казанга китерелгән

Коронавирус Кытайдан килгән посылкалар аша да йокмый.

Республика инфекцион хастаханәсенә китерелгән россиялеләргә карантин үтү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов хәбәр иткән.

“Китерелгән кешеләрнең дүртесе безнең республиканыкы. Берсе – бала. 8 кеше дә бер корабльдә булган. Бер-берсе белән аралашканнар. Үзебезнең гражданнар да булу сәбәпле, Казанга кабул иттек. Инфекцион хастаханәдә аларны дәвалау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, – дигән ул.

Diamond Princess круиз лайнерындагы кешеләр махсус рейс белән китерелгән. Килү белән үзләре дә, шулай ук барлык техника, шулай ук самолет дезинфекция үткән.

Әлеге 8 кеше инфекцион хастаханәнең аерым блогында урнаштырылган. Аларны Росгвардия саклаячак.

Россиядә коронавирус белән зарарланган 2 кеше табылган булган, икесе дә сәламәтләнгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Роспотребсоюз башлыгы Анна Попова 8 кешенең дә үзләрен яхшы хис итүләре, температуралары югары булмавы турында белдерде.

Коронавирус алдагы елларда шау-шу куптарган башка вируслардан аерылмый. Аның белән яшьләр түгел, ә 65 яшьтән өлкәнрәкләр зарарлана.

Уханда ни өчен бу чирдән улучеләр күп? Чөнки анда медицина бездәге кебек үсеш алмаган.

Коронавирус Кытайдан килгән посылкалар аша да йокмый. Чөнки вирус тышкы мохиттә һәм әйберләрдә яшәми.

(Казань, 23 февраля, «Татар-информ»). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X