erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирусның яңа билгеләре ачыкланды: ул аякта күренергә мөмкин

Аяк табанында зәңгәрләнеп торган урыннар барлыкка килү яңа төрдәге коронавирус йоктыруны аңлатырга мөмкин. “Российская газета” ВВС чыганагына таянып хәбәр иткәнчә, Испаниянең Ортопедлар берлеге коронавирус йоктырган сырхауларның күгәргән аяк табаннары фотосурәтләрен бастырып чыгарган.

Испания, Италия һәм Франция медиклары COVID-19 иярткән күп кенә авыруларның, бигрәк тә балаларның аяк табанында күгәргән урыннар яки җил чәчәге (ветрянка) белән чирләгәндәге кебек сулы бетчәләр барлыкка килүен билгеләгән. Шунысы бар: бу кешеләр, организмнарында чир билгеләре булмау сәбәпле, үзләренең коронавирус кичерүләрен белмәгән. Испания ортопедлары фикеренчә, аяк табаны күгәрү яки анда сулы бетчәләр күренү чирнең башы булырга һәм ул алга таба көчәеп китәргә, көчәеп китмәсә – бу кеше башкаларга чир ияртергә мөмкин. Шуңа күрә үзеңдә мондый билгеләрне күреп алуга, коронавируска тест ясатырга кирәк.
Италиянең Бари шәһәреннән тире авырулары табибы Маццотта Трокколи да нәкъ менә шундый фикер әйткән. “Алга таба күзәтүләр юлы белән аяк табаны күгәрүнең COVID-19 билгесе икәнен раслауга ирешелсә, аны балаларда инфекция “яралгысын” ачыклауда (инфекцияле балалар үзләре авырмаса да, аны башкаларга йоктырырга мөмкин, дигән фикер бар) кулланырга мөмкин булачак”, – дигән Италия табибы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/04/21815/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X