Исегезгә төшерәбез, республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә коры үлән һәм чүп-чарны контрольсез яндыруны кисәтүне көчәйтергә чакырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, республикада 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне, чүп-чарны яндыру, урманнарга, хуҗалык корылмаларына, биналарга терәлеп торган участокларда ачык утта ризык әзерләү тыела.
Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Янгынга каршы хезмәт, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Эчке эшләр органнары һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренә бу юнәлештә кисәтү эшен көчәйтергә кушты.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев