26 февральдә Яңа Кишет авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде
Утырышта катнашучылар җирлеккә кергән авылларда клубларда, китапханәдә, мәктәпләрдә, мәчетләрдә, Иске Кишеттә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-йортында булдылар. Район башлыгы булган проблемаларны ачыклап, игътибарга алып барды.
Иске Кишеттә сарыклар асраучы Рәшит Сабирҗанов белән очрашты.
Соңыннан утырышны йомгаклау өлеше булды. Авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин җирлек эшчәнлеге турында сөйләде. Элек уздырылган күчмә утырышларда контрольгә алынган мәсьәләләрнең үтәлеше һ.б. турында сөйләштеләр.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җирлек башлыклары, төрле хезмәтләр җитәкчеләре алдына бурычлар куйды.
Нет комментариев