erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли башлады

Сорауларыгызны бирә аласыз

Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли башлады. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә,  дип яза "Чистай-информ". 

Консультацияләр 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә туры китереп үткәрелә. Ведомство белгечләре 9-20 март көннәрендә республика халкыннан шалтыратулар кабул итәчәк.Сорауларны телефоннан бирергә мөмкин: 8 (986) 901-03-17 - Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе; 8 (843) 221-90-16 – «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең консультация үзәге.

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев