erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Курса-Почмак авылында яшәүче Сәрия Фәсхиева “Ана даны” медале белән бүләкләнде

Бүләкләргә лаек булган актив сәхнә кешесе ул. Әмма авыл тормышы сәхнәдән генә тормый шул.

Йорт-җире, бакчасы, терлеге, кош-корты дигәндәй... Һәм бала-чагасы. Сәрия биш бала әнисе! Сиринә, Ризәлә, Рәмзилә, Салават, Сәгыйрь... Малай табам, дип тырышкансыздыр инде дим. “Өч кыздан соң дүртенчесен малай тапкач, ирем алып кайтып күрсәтмичә ышанмыйм диде”, – ди Сәрия. Олыраклары инде үсеп чыгып киткән. Өчесе дә кияүдә. Оныклар үсеп килә. Ә малайлар әле өйдә, мәктәптә укыйлар.

Сәрия үзе дә, иптәше Ралиф та, әти-әниләре дә – бар да Курса-Почмак авылыннан. “Күршедән күршегә генә йөрибез, әти белән әни (Даймә, Расих Шәйхиевлар) теге башта, су аркылы гына чыгасы”, – дип сөйли Сәрия. Әтисе гомер буе механизатор булып эшли. Әнисе – гади колхозчы. Кайнанасы Әмбига шулай ук колхозчы, кайнатасы Шаһимөхәммәт урманчылыкта эшләгән.

Сәрия төп йортка дүртенче килен булып килә. Ире Ралиф ягы сигез бертуган: Гөлнис, Әхияр, Фирдәүсә, Фидалия, Гали, Гүзәлия, Рәүф, Ралиф. Алар үзләре  дә сигез: Фәния, Диния, Рәдиф, Рәвис, Энҗе, Кадрия, Сәрия, Рәмис. Сәрия  килен булып килгәндә иренең апалары, абыйлары – бар да башлы-күзле булып беткән була. Бертуганнары, балалары төп йортка гел кайтып йөриләр. Каникул вакытларында өй балалар белән шау-гөр килеп тора. “Мин дә алар белән үстем, 18 яшьтән кияүгә чыктым инде мин, – дип елмая Сәрия. – Әнием авыртты минем. Кызым үзем исән вакытта сине тормышлы итеп калдырсам әйбәт булыр иде, дияр иде. Авылдаш йөргән егетемә яратып кияүгә чыктым”. “Чит гаиләгә килен булып төшүе кыен булдымы?” – дип сорыйбыз. “Юк, кыен булмады, мин үзем дә ишле гаиләдә үстем. Тиз ияләштем. Әйбәт гаиләгә килдем. Бик әйбәт каршы алдылар. Без авылдашлар бер-беребезне яхшы беләбез. Ике гаилә дә электән аралаша, йөрешә иделәр”. Гаиләдә килен белән кайнана килешеп яши. Килешеп яшәмәсәң, төп йортка туганнар, менә хәзер өченче буын, кайтып йөрер идеме икән, ди Сәрия үзе дә. Җәен зиреклектә, 40тан артык кеше җыелып,  Фәсхиевлар гаиләсенең сабантуен да үткәрә әле алар! Килешеп яшәүнең сере – сабырлык, ике якны да ихтирам итеп яшәү, ди Фәсхиевлар. Аларның гаиләсе җылы ояны хәтерләтә. Бар дөньялары чәчәк – өйдә гөлләр, өйдән чыккач чәчәкләр, мәдәният йорты бакчасы да шау чәчәктә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәрия кечкенәдән биергә ярата. Авылда яшьләр җыелган урынга - аргы баштагы тигезлеккә апа-абыйларыннан кача-кача килә торган була. Зурларның ничек биегәннәрен, шау-гөр килгәннәрен карау күңелле бит!  Мәдәният дөньясын кечкенәдән яратып үсә. Ире Ралиф Курса-Почмак клубы җитәкчесе булып эшли. Үзе дә клубка сәнгать җитәкчесе булып урнаша. Концертларны алып бара, ансамбльдә җырлый, төрле кичәләр оештыралар. Ире белән бергә-бергә эшлиләр. Спектакльләрдә, фольклор күренешләрдә уйнарга ярата. “Әни ягы безнең Галиәсгар Камал нәселенә барып тоташа”, – дип сөйли Сәрия. Кайнанасы ягы да электән гармунчылар. Ире Ралифләр дүрт бертуган  гармунчылар. Әтисе Шаһимөхәммәт бик матур бии, җырлый.

“Җиткерергә дә, чисталык та, балаларны тәртипле итеп үстерергә дә кирәк, – диде биш бала әнисе Сәрия. – Гаиләдә әби-бабай белән үсү бик тә әһәмиятле. Үзем дә әби-бабай белән үстем, балалар да. Олыларны хөрмәт итеп яшәдек. И-и, ул балачак. Мәктәптән кайтышка әби бәрәңге пешереп куяр иде. Ул бәрәңгенең тәмлелеге! Әтинең әнигә, бабайның әбигә бер кычкырганы булмады. Бу үзе зур тәрбия”.

Без Сәрия ханымны “Ана даны” медале белән котлыйбыз! Балалар куанычы белән тигезлектә яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев