erid:2VtzquqpS7d
Курса Сабан туе табигатьнең бик матур үрынында үтә
Арча яңалыклары

Курса Сабан туе табигатьнең бик матур үрынында үтә

Иртән тузанны басып, яңгыр сибәләп үтте, аннан кояш чыкты, рәхәт кенә исеп торган җил...

Курса Сабан туе табигатьнең бик матур үрынында үтә. Карау өчен дә уңайлы - бар да уч төбендәге кебек. Янәшәдә генә сәүдә урыннары, авылларга да ерак түгел. 

"Иген иккән, гөрләп бәйрәм иткән
Халык исән - күңел шатлана. 
Бабаларым мирас иткән җирдә 
Сабан туе бүген - тантана", - дигән шигырь юллары бәйрәмнең эчтәлегенә, мәгънәсенә бик тә туры килә. 

Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов игенчеләрне мактый-мактый мәйданга чакыра, бүләкләр тапшыра. Шәп эшли бит ширкәт механизаторлары. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин халыкны бәйрәм белән котлады, хезмәт алдынгыларына республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Бәйрәм төрле уеннар, милли көрәш, матур җырлар белән дәвам итте. Зинира һәм Ризат Рамазановлар бәйрәмгә ямь өстәде


Нет комментариев