erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләре йөгереп тә карый!

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үзенекеләрне Арча стадионына җыйды

Көндезге сәгать 1. Көн кояшлы, җылы, кошлар сайрый. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр шау-гөр килеп, бер-берсе белән күрешәләр, уен-көлке сөйләшәләр. Ярыш алдыннан әкрен генә йөгереп, гәүдәләрен язучыларга карап: “Кара бу чабышкы атын, кая узасың моны!” – дип көлешә ир-егетләр. Үзе бер күңелле!

Ярышлар башлангач, Фидәрис Зиннәтуллин (7нче мәктәп), Зөлфәт Хәйруллинның (Яңа Кенәр) 100 м.га йөгерүен хәйраннар булып карадык. Җитезләр! Кичләрен махсус йөрергә, йөгерергә чыккан юк дигән булалар тагы! Ышанмыйбыз! Аларга җитезлек тумыштан бирелгән, ди иптәшләре.

47 башлангыч профсоюз оешмасыннан 245 кеше йөгерү ярышларында катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 40 яшькә кадәрле һәм 40 яшьтән соң – ике яшь категориясе буенча булды. Район профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов барлык төр спорт ярышларында да катнашучы биш профсоюз активистын котлады. Алар: физик тәрбия укытучылары Яңа Кенәр мәктәбен-нән Зөлфәт Хәйруллин, Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Илфат Җәләлиев, Арчаның 7нче мәктәбеннән Булат Гәрәев, Кәче мәктәбенең башлангычлар укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина, Наласа мәктәбе укытучысы Газинур Лотфуллин. Профсоюз әгъзалары уку елы дәверендә йөгерү, чаңгы, йөзү, дартс, ату, йөзү, шахмат һ.б. спорт ярышларында катнашалар. Башлангыч профсоюз оешмалары командалары тырыша. Профсоюзлар лидеры Вакыйф Харисов ярышларны оештырып алып барган Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәев, Наласа мәктәбеннән Илфат Төхфәтуллин, Яңа Кырлай мәктәбеннән Рәмзия Рәхимовага рәхмәт белдерә.

Ярышларны хатын-кызлар башлап җибәрде. Иң башта 100 метрга йөгерделәр. Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Лилия Сәгъдиеваның җитез йөгерүенә сокланып карап тордык. “Ярышларда катнашырга бик яратам, – дип сөйләде ул безгә. – Арчаның 2нче мәктәбендә укыдым. Мәктәптән үк спортка тартылдым. Физкультура укытучыбыз Гүзәлия Вилдановна иде. Аннан – педучилище. Анда безне Зиннур Вәзыйхович, Бари Каюмович кебек тынгысыз физик тәрбия укытучылары тик тотмады. Менә хәзер безнең профсоюз оешмасы ярышларны оештырып тора. Рәхмәт. Мин үзем бик актив тормыш белән яшим. Өч балабыз бар. Гел хәрәкәттә!”

Яңа Кишет мәктәбе филиалы Кышкар башлангыч мәктәбе укытучысы Илмира Исламова белән дә фиништан соң сөйләшеп алдык. Шулай ук ул да:  “Гел хәрәкәттә, тик торган юк”, – диде. Мәктәптә балалар белән, өйгә кайткач, абзар тулы терлек. Дүрт сыерлары бар. Менә Арчага ярышка килергә дә вакыт тапкан. Кышын чаңгы ярышына да килә. Нәрсә дисең инде мондый тынгысыз кешеләргә, афәрин, исән-сау булсыннар!

Арчаның 5нче гимназиясе укытучысы, өч бала әнисе Диана Нигъмәтуллина: “Иртәнге сәгать 5тән стадионга велосипедта йөрергә төшәм”, – дип шаккатырды. Менә нинди алар профсоюз активистлары!

Нәтиҗәләр:

Хатын-кызлар 40 яшькә кадәрле (100м)

1нче урын – Лилия Сәгъдиева (Арчаның 2нче мәктәбе)

2нче – Лилия Гәрәева (Арчаның 9нчы бакчасы)

3нче – Ландыш Баһаветдинова (7нче бакча)

Хатын-кызлар 40 яшьтән соң (100м)

1 – Айгөл Галәвиева (5нче гимназия)

2 – Алинә Зарипова (9нчы бакча)

3 – Рафия Идиятуллина (Шурабаш мәктәбе)

Хатын-кызлар 40 яшькә кадәрле (800м)

1 – Гүзәл Җамалиева (11нче бакча)

2 – Адилә Нигъмәтҗанова (Ташкичү мәктәбе)

3 – Диана Нигъмәтуллина (5нче гимназия)

Хатын-кызлар 40 яшьтән соң (400м)

1 – Гүзәл Абдуллина (5нче гимназия)

2 – Чулпан Корбанова (9нчы бакча)

3 – Лилия Хәкимова (Укучылар сарае)

Ир-егетләр 40 яшькә кадәрле (100м)

1 – Зөлфәт Кадыйров (Түбән Аты мәктәбе)

2 – Рәмис Әскаров (7нче мәктәп)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3 – Илһам Шакиров (Курса Разъезды мәктәбе)

Ир-егетләр 40 яшьтән соң (100м)

1 – Фидәрис Зиннәтуллин (7нче мәктәп)

2 – Зөлфәт Хәйруллин (Яңа Кенәр мәктәбе)

3 – Марсель Минһаҗев (Урта Курса мәктәбе)

Ир-егетләр 40 яшькә кадәрле (800м)

1 – Рәнис Хлопушин (Түбән Аты мәктәбе)

2 – Раниф Нигъмәтҗанов (Носы мәктәбе)

3 – Дамир Шәйхиев (Түбән Аты мәктәбе)

Ир-егетләр 40 яшьтән соң (400м)

1 – Рәдис Сәйфетдинов (Яңа Кишет мәктәбе)

2 – Рифат Мөхәммәтсафин (күп профильле лицей)

3 – Линар Камалиев (5нче гимназия)

Хатын-кызлар эстафетасы

1 – Арчаның 9нчы балалар бакчасы

2 – Арчаның 2нче мәктәбе

3 – Арчаның 11нче балалар бакчасы

Катнаш эстафета

1 – Арчаның 5нче гимназиясе

2 – Арчаның 7нче мәктәбе

3 – Яңа Кенәр мәктәбе

Командалар арасында

1 – Арчаның 5нче гимназиясе (җитәкчесе Нияз Муллаәхмәтов)

2 – Арчаның 7нче мәктәбе (Фәнил Һидиятуллин)

3 – Апаз урта мәктәбе (Раушан Сибагатуллин)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев