erid:2VtzquqpS7d
Мәктәпнең үзенең телестудиясе бар. Ул төшергән фильм уңышка иреште
Арча яңалыклары

Мәктәпнең үзенең телестудиясе бар. Ул төшергән фильм уңышка иреште

Кызыклы хәбәр.

7 декабрь көнне Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 
Быел конкурсның оештыру комитетында 498 гариза теркәлгән. Әлеге кинофестивальгә татар телендә балалар өчен төшерелгән анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Конкурста 7-17 яшьлек балалар һәм иҗат коллективлары катнашты.
Арча шәһәренең алтынчы номерлы урта мәктәбе укытучысы Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы җитәкчелегендәге "Бәхетле балачак" телестудиясе төшергән "Сихри дәфтәр" фильмы 2 нче  урынга лаек булды. 
Афәрин! Чын күңелдән котлыйбыз! Без сезнең белән горурланабыз!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев