erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Марат Җәббаров бу атнада ярминкәдә шикәр бәясе күпме булачагын әйтте

Узган шимбәдә Татарстанда еллык язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды ("Ватаным Татарстан").

 

Иң зур чират шикәргә булган. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу атна шимбәсендә дә шикәрнең бәясе 60 сум булачагын әйтте.

«Иртүк зур чиратлар хасил булды. Шикәргә узган шимбәдәге кебек ажиотажны гомердә күргәнем юк иде. Коллегаларым да шулай дип әйтә. Гадәттә, шикәр тәүлегенә 20 тонна күләмдә сатыла иде, узган шимбәдә 100 тоннага якын шикәр сатылды», — диде министр #ТатарстанОнлайн туры эфирында.

Кайберәүләр алтынчы яртыда ук килеп баскан, фермерлар да шул вакытта сата башлаган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шикәрдән кала бүтән нәрсәгә андый ук ажиотаж булмаган, онга, яшелчәгә, бәрәңгегә бераз чират җыелган булган. «Ярминкәдә бөтен төр продукция бар. Районнарга рәхмәт. График буенча фермерларның барлык азык-төлеген китерәләр», — диде министр.

Ярминкәдә шикәрнең бәясе 60 сум булган. «Шикәр бу атнада да була, ләкин чиратта торырга туры киләчәк. Бу атнада да шикәр шул бәядән булачак», — диде Марат Җәббаров.

Министр азык-төлек буенча борчылырлык урын юк, дип әйтте. «Кибетләргә сөт, ит, йомырка көн саен китерелеп тора. Республика үзен тулысынча тәэмин итә, ажиотаж булырлык бер сәбәп тә юк. Бу шимбәгә дә әзерләнәбез — ашлык та, салам да, печән дә бар хәтта», — дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X