erid:2VtzquqpS7d
Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри
Арча яңалыклары

Җәмәгать һәм сәүдә урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри

Өйдән чыкканда Татарстан халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри", - диде бүген узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

"Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда 12 майдан өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев