“Намуслы хезмәт өчен”: Арчалылар дәүләт һәм район бүләкләренә лаек булды
Үз һөнәре буенча иң яхшылар: Иң яхшы ветеринария табибы – Хәмидуллин Рүзәл Әмир улы – “Кызыл Яр” ширкәте. Иң яхшы зоотехник – Әхмәтгалиев Артур Руслан улы, “Ак Барс” агрокомплексы. Иң яхшы инженер – Хәкимов Рамил Ринат улы, “Заря”. Иң яхшы агроном – Марат Вахитов, “Аю” ширкәте.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улы “Намуслы хезмәт өчен”, район башкарма комитетының архив эшләре исәбен алып баручы төп белгече Халикова Ләйлә Илгиз кызы “ТРда җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнделәр.
“АСПК” акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Яруллин Рәшит Корбангали улына “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе”, Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Минһаҗева Ләйлә Мухан кызына “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Нуриәхмәтова Ләйлә Шәймулла кызына “Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Республика үзәгенең Арча районында матди ярдәм күрсәтү белгече Муллахмәтова Гөлназ Наил кызына Татарстан Республикасы рәисенең, Пенсия һәм социаль иминиятләү фондының Арча районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Нурмөхәммәтова Рузия Илсур кызына ТР Министрлар кабинетының, “Яңарыш” ширкәте машина-трактор паркы мөдире Миңгалимов Илһам Илдус улына, “Аю” ширкәте механизаторы Каюмов Вәгыйз Мөдәрис улына РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Ак Барс” агрокомплексы тракторчы-машинисты Җәләлиев Рафаэль Мөхәммәт улы, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчы-машинисты Фатыйхов Фидаил Фиргать улы, “Кишет” ширкәте хисапчысы Фәйзрахманова Ләйлә Шаһиәхмәт кызы, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Нәбиуллин Надир Сәләхетдин улы, “Кишет” ширкәте аш пешерүчесе ярдәмчесе Гайфуллина Венера Радик кызы, “Ашытбаш” ширкәте сыер савучысы Гарәфетдинов Илшат Нуретдин улы, “Яңарыш” ширкәте тракторчы-машинисты Чугунов Евгений Сергеевич ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Кәче авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Хәсәнова Зөбәрҗәт Рәфкать кызы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр ассоциациясе Советының Мактау грамотасы, баш хисапчысы Гарифуллина Гүзәлия Рәшит кызы – Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев