erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нәни Нариман бүген өенә кайтты

Арчаның беренче баласы Казанда туган, дип язган идек.

Нәни Нариман бүген өенә кайтты. Кәче авылыннан Фәнисә белән Ринат Галәвиевларның икенче балалары туды.  Бәхете белән тусын. Бүген Казаннан бала тудыру йортыннан кайтканда Калинино мәчетенә кереп чыгалар. Мулла балага исем куша. Без бу гаиләгә исәнлек-саулык, тигезлек, балалар бәхете телибез. Кәче авылыннан Фәнисә Галәвиева белән гел очрашып торабыз. Беренче тапкыр моннан бер ел элек Кәче авылында күп балалы Вәлиәхмәтовлар йорты янгач очраштык. Ул аларга акчалата, матди  ярдәм оештыруда булышты. Вәлиәхмәтовлар күмәк көч белән Кәче авылында яңа йорт салып чыктылар. Һәм тагын Фәнисә белән җәен очраштык. Арчаның Казансу паркындагы күлдә бер хатын-кыз суга бата язды. Без дә шунда су коена идек. Ә Фәнисә шул вакыт кызы, ире белән күл кырыена килеп туктадылар гына. Бу хәлне күреп, ире Ринат шунда ук коткарырга суга сикерде. Ә Фәнисә тиз генә  телефоннан ашыгыч ярдәм чакырды. Ярдәмчел кешеләр... Һәм менә Фәнисә улы туган көнне үк безнең белән сөенече белән уртаклашты. Казанның "Красный крест" балалар тудыру йортында. Без бары тик бу гаиләгә бәхет кенә телибез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X