erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наркотикларга каршы тору комиссиясе утырышында

Бүген районның наркотикларга каршы тору комиссиясе утырышы узды .

Аны район башлыгы,  комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина яшьләрнең наркотикларга каршы волонтерлар хәрәкәте үсеше һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау   турында чыгыш ясады. 

Районның "Форпост" оешмасы җитәкчесе Илназ Зәйнуллин профилактик исәптә торучы яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру чараларында катнашулары турында сөйләде.

 Ике докладчыга да Илшат Габделфәртович киләчәктә бу юнәлештә  эшне активлаштырырга тәкъдим итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Комиссия сәркатибе Алинә Яруллина чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә районда 27 кеше наркотиклар кулланган өчен исәптә тора. Узган елга караганда 9 кешегә кимрәк.

Ләкин наркоманнар кимеде дип тынычланырга кирәкми. Район прокуроры Ринат Кәримов билгеләп үткәнчә, бу айсбергның күзгә күренеп торган өлеше генә булырга мөмкин . 

Соңыннан утырышта катнашучылар яңгыраган барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып комиссиянең киләсе елга эш планын кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X