erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һөнәри бәйрәм белән!

Сез безгә бик кирәк.

Россия эчке эшләр министрлыгы эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнары ветераннары 2011 елдан бирле  ел да 17 апрель көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Ветераннар практик тәҗрибәләре  һәм белемнәре белән уртаклашалар, балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында профилактик эш алып баралар, закон һәм хокук тәртибе саклыйлар. Аларның күп еллык һәм нәтиҗәле, Туган илгә тугрылыклы хезмәтләре киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора.

Гомерләрен иң куркыныч, авыр һәм җаваплы хезмәткә багышлаган кешеләрнең кыйммәтле тәкъдимнәре бүген дә эчке эшләр органнарында эшләүчеләр гражданнарның куркынычсызлыгын саклау, аларның хокукларын һәм ирекләрен, намусларын яклауны тәэмин итү буенча бурычларны тиз арада чишәргә ярдәм итә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле ветераннар! Бу көн сезнең өчен гади бәйрәм генә түгел. Яшь вакытларны, хезмәттәшләрегезне, йокысыз төннәрегезне һәм җиңүләрегезне искә төшереп тагын бер кат елмаю өчен сәбәп тә. Күңелегез бер дә картаймасын, сәламәт, бәхетле булыгыз. Яраткан һәм якын иткән кешеләрегез һәрчак сезнең турыда кайгыртып торсын,  өегездә тынычлык хөкем сөрсен. Намуслы хезмәтегез, батырлыгыгыз, мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер торуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Тагын озак еллар тормыш энергиясен югалтмыйча матур яшәгез. Бүгенге тынычсыз көннәрдә өйдә калыгыз, үзегезне саклагыз. Сез безгә бик кирәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция полковнигы Айдар Баһавиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X