erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нурия Гыймадиева элекке һәм бүгенге хезмәттәшләрен җыеп, Ифтар мәҗлесе үткәрде

Күркәм мәҗлес булды.

Эшмәкәр Нурия Гыймадиева үзләренең шәхси ресторанында Ифтар мәҗлесе үткәрде. Элеккеге гомуми туклану предприятиесендә (ә ул анда җитәкче булып эшләде), райпо системасында эшләгән хезмәттәшләрен, туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, матур табын артында Корьән ашы үткәрде. Барысы 90 кеше җыелды!

Абыстай Әлфия Рәхимова догалар укыды, акыллы вәгазьләр сөйләде.

"Туй өстәлләре артында утырабыз бит", - дип рәхмәт укыды райпо системасында эшләп пенсиягә чыккан апалар,  әбиләр. Заманында бергә эшләгән хезмәттәшләргә бер-берсен күреп, очрашып  сөйләшү дә кыйммәт! Кайда очрашырлар иде әле тагын?!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өлкәннәр көнендә дә Нурия ханым искә алмый калмый,  бүләксез калдырмый аларны. Мәҗлес барышында да торып басып, рәхмәт әйттеләр, исәнлек-саулык, балалар бәхете теләделәр. Шуны да әйтим, без Нурия белән классташлар. Бер партада утырып укыдык. Безнең дуслык бервакытта да сүрелмәде. Җитәкче урыннарда эшләсә дә, бервакытта да кеше аермады, гади кешеләрне ихтирам итте. Аның табын түрләрендә балачак дуслары да утыра.                           

Ифтар мәҗлесләрендә түр башында әнисе Шәмсенур апа утырыр иде. Ярата иде ул шулай әбиләрне җыеп Корьән ашы үткәрүләрне. Узган ел бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.             

Догалар укылды. Бергәләп "авыз ачтык", инде таралышыр вакыт та җитте. Өстәл яныннан кузгалгач, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә, Нурия ханымга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын дия-дия кайтыр юлга чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X