erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Өч килога артканмын дип, диетага утырма

Файдалы киңәшләр.

Район үзәк хастаханәсенең “ВК” төркемендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина профилактикасы буенча штаттан тыш белгече, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Люция Фәисханова белән турыдан-туры эфир буласы алдан хәбәр ителде. Без бу әңгәмәне тыңладык һәм табиб киңәшләрен, хөрмәтле газета укучылар, сезгә дә тәкъдим итәбез.

Яңа ел бәйрәмнәре, озын яллар артта калды. Кемдер өч килога артканмын дип диетага утырды, кемнеңдер кан басымы күтәрелгән, кайсылар гадәти күнегелгән тормыш рәвешенә ияләнеп булмый, дип зарлана. Ә табиб Люция Фәисханова нәрсә ди?

Бәйрәм көннәрендә күп һәм вакытсыз ашаулар, дөрес тукланмау төрле авыруларга китерергә, хроник чирләрне кузгатырга мөмкин: панкреатит, холицистит, ашказаны һ.б. чирләр үзен сиздерергә, хроник авырулар кузгалуы ихтимал. Озын бәйрәмнәрдән соң кинәт кенә диетага утырырга ярамый. Әкренләп бәйрәмнәргә кадәр булган туклану режимына кайтырга кирәк. “Әгәр дә эчтә авыртулар барлыкка килә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, – дип киңәш итә доктор. – Эчәклекләрне, бавырны чистартам дип ниндидер чаралар күрергә ярамый. Бигрәк тә бавырны. Бавыр үзен чистартырга сәләтле орган”.

Гадәттә ялларда йокларга соң ятыла һәм иртән соң торыла. “Гадәттә кеше 7-8 сәгать йокларга тиеш, – ди доктор. – Әгәр дә йокы туймый икән организмга җитмәгән кортизол гормонын кеше ашау, татлы ризыклар белән тулыландыра. Нәтиҗәдә артык авырлык барлыкка килә”.

Һава торышы гел үзгәреп торучан. Температура бер төшә, бер менә. Бу исә бигрәк тә кан басымы югары кешеләргә начар тәэсир итә. Табиб язган даруларны даими кулланырга, хәрәкәтләнергә, һавага чыгып йөрергә. Түбән кан басымлы кешеләргә каты кара чәй эчәргә, ылыслы, төрле файдалы үләннәр, диңгез тозы салынган ванналар керергә киңәш итә табиб. 15 минутлап. Кышын җылы көннәрне урамда гадәттә төрле инфекцияләр башын калкыта. Битлекләр киеп, инфекциядән сакланырга кирәк. Борынны тозлы су белән юдырсаң яхшы.

4 гыйнвардан диспансерлаштыру башланып китте. Ял көннәре булуга карамастан, диспансерлаштыру үтәргә күп кеше килгән. “18 яшьтән 39 яшькә кадәр 3 елга бер тапкыр диспансерлаштыру үтәсең, – диде доктор Люция Фәисханова. – 40 яшьтән ел саен диспансерлаштыру үтәргә кирәк. Бу исә авыруларны вакытында ачыкларга һәм дөрес дәва билгеләргә ярдәм итә”.

Сәламәтлекне ничек сакларга? “Холестерин, глюкоза күләмен вакыт-вакыт анализга бирергә, кан басымын даими үлчәп торырга кирәк. Нормадан югары булса, табибка күренергә. Хроник авырулар булганда шулай ук табиб киңәшләрен үтәргә кирәк. Бер табиб ошамаса, икенчесенә барырга. Рационда һичшиксез терлек аксымы (ит һ.б.) булган ризыклар булырга тиеш. Вегетарианлык безнең полосага, җирлеккә бармый. Озак пешә торган боткалар, токмач ашау файдалы”, – диде доктор.

Тиздән христианнарның Хаҗ ману көне. Бу көн уңаеннан да доктор үз киңәшләрен әйтте. Кинәт салкын суга керү, коену уен эш түгел. Фаҗигале очраклар булып тора. Салкын суга ияләнү өчен алдан әзерләнергә кирәк. Хаҗ ману көнендә бары тик махсус әзерләнгән урыннарда гына коенырга киңәш ителә. Христиан дине әһелләре бу йоланы эшләү мәҗбүри түгел дип тә әйтә.

Озын сүзнең кыскасы, сәламәт булыйк, авырмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре