erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Олег Болдов рус милләтеннән, әмма татар телен су кебек эчә

“Ничек инде мин Татарстанда яшәп татар телен белмәскә тиеш”, – ди ул.

Олег Болдов рус милләтеннән, әмма татар телен су кебек эчә. “Ничек инде мин Татарстанда яшәп татар телен белмәскә тиеш”, – ди ул.

“Водоканал–Сервис” ширкәтендә тәэмин итү буенча директор урынбасары булып эшли Олег Дмитриевич. Һаман юлда. Ерак сәфәрләргә дә чыгып китәргә, төрле милләт кешеләр белән дә аралашырга туры килә аңа.

Кайбер чит төбәкләрдәге татарларның татарча белмәвенә аптыраган кебек, шул ук татарлар аның рус милләтеннән булуына карамастан татарча яхшы сөйләшүенә, хәтта телефонда СМС-хәбәрләрне дә татар телендә язуына аптырыйлар. 

– Арчада чечен гаиләсен беләм мин. Дөрес, әниләре татар. Ике малайлары бер. Икесе дә русча да, чеченча да, татарча да яхшы сөйләшәләр. Без бит татарлар арасында яшибез. Шуңа телләрен дә белергә тиешбез, дип саныйм, – диде Олег Болдов. – Чувашстанда яшәсәк, чуваш телен өйрәнгән булыр идем.

Балтачта туып үсә ул. Балалар бакчасына йөри. Анда да балалар күбесенчә татарча сөйләшә. Дуслары да татарлар. Бала хәтере яхшы була бит. Бик тиз үзләштерә Олег. Мәктәптә рус сыйныфында укый. Татар теле дәресләре керә. Бер чирек кенә укый да, аларга йөрми малай.

– Татар теленнән дүртле, рус теленнән өчле чыкты. Әти рус телен белмисең, дип сүкте. Татарча язам да, укыйм да, җырлыйм да. Татарча җырларны бик яратып тыңлыйм. Машинамда да шуларны җибәрәм. Дуслар, танышлар аптырый инде. Ошый миңа алар. Яшь чакта авылда клубта да татарча җырлый идек,  – ди ул.

Аннан гаилә Арчага күчеп килә. Олег дүртенче сыйныфны Арчаның беренче рус мәктәбендә укый башлый. Монда да үзенә дуслар таба. Араларында татарлар да күп. Алар белән рәхәтләнеп татарча аралаша.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берара Арчада оешмалар чиратлап концертлар куя, КВНда катнаша иде. Шуларның берсендә Олег Болдов хезмәттәше Илдус Хәбибуллин белән бергә татарча җырлады. Аның нинди милләттән булуы белән кызыксынучылар да булган ул чакта.

– Әти-әниегез дә татарча беләме соң? – дип сорадым.

– Әти аңлый, тик сөйләшми. Әни татарча сөйләшә дә, җырлый да иде. Бертуганым Игорь миннән дә яхшырак белә. Аннан минем хатыным да татар, Лилия. Улыбыз Сашаның (ул да татарча сөйләшә) хатыны да Эльвина, татар. Оныгыбызны татар дип яздырдылар. Безнең өйдә русчалы-татарчалы сөйләшү бара. Рус, татарны аеру юк, – диде ул.

– Ә дин ягыннан килгәндә? Христиан дине һәм мөселман...

– Безнең өчен аерма юк. Аллаһ бер ул. Иң мөһиме – сәламәт булсыннар.

– Онык белән ничек сөйләшәсез?

– Эмиль әле кечкенә. 11 ай гына. Әмма аңа да татар телендә дә, рус телендә дә дәшәбез. Ул да Арчада, татарлар арасында яшәячәк. Белеп үссен. Ә туган телгә килгәндә... Минемчә, һәр кеше үз туган телен белергә тиеш. Бу әти-әнинең бурычы. Чөнки туган телгә өйрәтү гаиләдән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X