Балаларга ошаган
"Өммегөлсем "халык фольклор коллективы кызлары Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә барган.
Алар балаларга кич утыру күренешен күрсәткән. Балалар үзләре дә "йөзек салыш "," без-без", "урын алыш", "ватык телефон" уеннарына бик теләп кушылганнар, күргәзмәләрне кызыксынып караганнар.
- Укучылар тырышлар, бик күп беләләр, тиз эләктереп алалар, - ди Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.
Нет комментариев