erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Парад башка вакытка күчерелә

Коронавирус пандемиясе кешелек дөньясының бөтен планнарына аяк чалды.

Менә Русия дә былтырдан алып Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап каршы алырга әзерләнде. Бәйрәм парады һәр елдагыча Җиңү көнне — 9 Майда үтәргә тиеш иде. Әмма бу атнада Русиянең сугыш ветераннарын берләштерүче мәртәбәле өч оешмасы, пандемия белән бәйле, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатьнамә юллады. Алар 9 Май көнне бәйрәм үткәрү парадта  катнашучыларның һәм кунакларның сәламәтлеген куркыныч астына куюы ихтимал дип белдерделәр. Кыскасы, алар  9 майда үтәргә тиешле парадны башка көнгә күчерүне сорады.

         Әлегә президент тантананы башка вакытка күчерү турында карар кабул итмәде, әмма аның матбугат секретаре Дмитрий Песков Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадның, коронавирус эпидемиясе аркасында, башка вакытка күчереләчәген раслады. Тик кайсы көнгә — анысын атамады. Ә менә Оборона министрлыгы һәм Президент хакимияте чыганаклары, парадның Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануы билгеләнгән вакыт — сентябрь башына күчерелүе мөмкин дигән фаразын белдерде.  Башка резерв вариант та бар — ноябрь башы — 1941 елдагы хәрби парад хөрмәтенә дигән фикерләр яңгыратылды. Хәер, парад үткәрелүнең анык вакыты бу атна ахырында билгеле булачак. Бу хакта илбашының шәхсән белдерү ясавы көтелә.

         Парадның башка вакытка күчерелү ихтималлыгына карамастан, аңа әзерлек 15 апрельдән бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      1 апрельдә Молдавия коронавирус аркасында парад үткәрмәячәген белдерде. Белоруссия, Казахстан, Кавказ арты илләре, ягъни яуда иңгә-иң терәп сугышкан тугандаш дәүләтләр, әлегә бу турыда ачыктан-ачык белдерү ясамады.

Автор : Кадикова Резида

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/b-ek-i-g-75/Parad-bashka-vakitka-k-cherel-222837/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X