erid:2VtzquqpS7d
Профсоюз әгъзалары арасында район бәйгесенең сайлап алу туры үтте
Арча яңалыклары

Профсоюз әгъзалары арасында район бәйгесенең сайлап алу туры үтте

Сәхнәдә мәгариф хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бу искиткеч матур концерт булды

Район мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә педагогик белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре - профсоюз әгъзалары арасында “Иҗатта бердәмлек, традицияләрдә көч” дигән исем астында район бәйгесенең сайлап алу туры үтте.

Ул Россиядә бердәмлек, республикада сугышчан һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Тукайның 140 еллыгына багышланды. Нигезләмәсенә күз салсаң, әлеге бәйгенең максаты берничә. Әмма иң беренчесе – балаларга белем, тәрбия бирү, дәресләргә, чараларга әзерләнү, очсыз-кырыйсыз  документлар тутыру белән мәшгуль булган педагогларны сәхнәгә чыгару, тамашачыга таныту.

– Әлеге бәйгенең шарты буенча педагоглар читтән кеше алмыйча, үзләре чыгыш ясарга тиеш иде, – диде мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов. –  Нәкъ менә шул педагоглар арасында талантларны барларга ярдәм итәчәк. 

Һәм андыйларны тапканнар да! Кайбер коллективта бер кеше дә читтә калмаган. Яңа Кенәр мәктәбе, мәсәлән, 16 кешелек ансамбль белән килгән. Концерт барышында сәхнәдә бер берсен алыштырып торган чыгыш ясаучыларга карап сокланып туя алмадык. Утар Аты мәктәбеннән Филсинә Хәсәнова җырлый башлагач, бар да елмаеп: “Иртәгә килегез” фильмындагы чын Фрося Бурлакова бит бу! Нинди көчле тавыш”, – диде. 

Мин жюри составында идем. Шул күзлектән чыгып әйтәм, чыгыш ясаучыларга бәя кую һәм иң көчлеләрне сайлап алу бик кыен булды. Чөнки һәр чыгыш матур, үзенчәлекле. Әмма, бәйге булгач, җиңүче билгеләнми калмый.
Шунысы, бу исемгә һәр чыгыш ясаучы лаек. Менә шуннан сайлап алып кара инде.

– Бер генә кеше дә читтә калмаячак, һәрберсен билгеләп үтәчәкбез, – диде Вакыйф Харисов. – “Улым махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Җырымны аңа багышлыйм”, – диде Апаздан Лилия Нигьмәтҗанова. Герой әнисе буларак аңа махсус бүләк тапшырылачак.

Ә без кайберләренә тукталып үтик. “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде” – сигезенче балалар бакчасы коллективы шундый исемдә зенитчы кызлар турында үзенчәлекле театраль күренеш тәкъдим итте. Ташкичү мәктәбе куйган “41нең арбалы хатыннары” спектакленнән өзек бик яхшы чыкты. Хәсәншәехтан Гөлшат Таҗиева, Носыдан Ландыш Фәйзрахманова,  Арчадан Раушания Закирова, Яңа Кенәрдән Рәмзия Гайфуллина, Алсу Сәмигуллина, күппрофильле лицейдан Алина Галимуллина, Иске Чүриледән Адилә Гарифуллина һәм башкалар җырга сәләтләре, моңлы тавышлары белән сокландырды. Яңа Кенәрдән Гөлүсә Заһидуллина, Утар Атыдан Зөһрә Касыймова, Иске Чүриледән Ләйсән Вәлиева, Яңа Кишеттән Гөлнара Гәрәева, Кәчедән Луиза Корбанова һәм башкалар  үзләрен сәнгатьле сөйләү осталары итеп танытты. Биюләр дә искиткеч куелган иде. Гади генә түгел, тематик итеп эшләнгән. Унынчы балалар бакчасы бию коллективын алыйк. Яулыклар белән бию. Гади генә. Ә соңыннан сәхнәгә солдат чыгып, аңа яулык тапшыру биюгә үзенчә бер мәгьнә өстәде. Ансамбльләр оештырып килү, югары дәрәҗәдә чыгыш ясау да – зур хезмәт нәтиҗәсе.

Беренче урыннарга Алина Галимуллина (аерым җыр); Арчаның бишенче балалар бакчасы, Яңа Кенәр мәктәбе (ансамбль); Арчаның тугызынчы балалар бакчасы (бию); Утар Атыдан Зөһрә Касыймова  (сәнгатьле сөйләү); Арчаның сигезенче балалар бакчасы, Ташкичү мәктәбе (театраль күренеш) лаек булды. 

– Икенче, өченче урыннар ияләре белән Арча мәдәният йортында үтәчәк Гала концертта таныштырачакбыз, – диде Вакыйф Харисов. – Концерттан җыелган акча сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга тернәкләнү үтү өчен тапшырылачак.


Нет комментариев