erid:2VtzquqpS7d
Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә багышланган хоккей ярышларының җиңүчесе билгеле
Арча яңалыклары

Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә багышланган хоккей ярышларының җиңүчесе билгеле

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз гвардия подполковнигы Рафаэль вәлиуллин истәлегенә багышланган хоккей ярышларында «Арча » командасы җиңү яулады.

Бүген «Арча» Боз сараенда махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз гвардия подполковнигы Рафаэль вәлиуллин истәлегенә багышланган хоккей ярышлары бара, дип хәбәр иткән идек

Анда дүрт команда – Арча, Балтач һәм Рафаэль Вәлиуллинның дусларыннан торган «Алтай», «Рафа» командалары көч сынашты. Көне буена диярлек сузылган киеренке уеннарның җиңүчесе дип «Арча» командасы танылды. 

Җиңүче командага Кубок, һәр катнашучыга истәлек медальләре тапшырылды. 


Нет комментариев