“Соңгы вакытта авылларның тарихы турында китап язучылар күбәйде, район газетасындагы язмаларны сорап килүчеләр артты”, – ди район дәүләт архивы мөдире Айгөл Хәмитова.
Әйе, район газетасы – районның елъязмасы инде. Бу юлы үзем дә Г.Тукайның 100 еллыгына багышланган газета белән кызыксындым. Юбилейны Яңа Кырлайда 1986 елның 12 июнендә үткәргәннәр иде, мин үзем дә ул вакыйгаларның шаһиты булган идем. Әмма хәтер бер нәрсә, ә газета тарихи документ инде ул.
– Арча кантоны архивы 1924 елда оештырыла, – ди Айгөл Хәмитова. – Районнар төзелгәч 1931 елдан район дәүләт архивы дип атала башлый. 2023 елда архив бүлеге яңа бинага күчте, ул заманча җиһазландырылган, анда температураны һәм дымллыкны саклый торган автоматлаштырылган система эшли. Күргәзмә һәм уку заллары, кабул итү кабинетлары бар.
Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлеше – архивны яңа документлар белән тулыландыру. Бүгенге көндә район архивында 328 фондта 63 меңнән артык документ саклана. 1934–1948 елларны эченә алган 415 хуҗалык китаплары да шунда.
Аеруча кыйммәтле, таушалган һәм еш сорала торган документлар сканер аша чыгарылып, электрон рәвештәгеләре булдырылды.
Архив бүлегенә 149 оешмадан ел саен документлар кабул ителә. Документлар график нигезендә кабул ителә, график район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланып, оешмаларга җибәрелә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның шәхси документларын җыю эшен башлап җибәрдек. Гуманитар ярдәм әзерләүне, аны якташларыбызга тапшыруны сурәтләгән фотодокументларны да кабул итәбез. Безнең эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше – тупланган документларны куллану. Шул максатта күргәзмәләр, дәресләр, экскурсияләр оештырабыз.
Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты ел саен төрле конкурслар үткәрә. Безнең архив 2018, 2023, 2025 елларда конкурсларда катнашып грант иясе булды. Ел саен республикада уза торган “Эхо веков в истории семьи – тарихта без эзлебез” дип атала торган шәҗәрә бәйрәменең 2025 елгы муниципаль этабында районыбыздан 5 гаилә катнашты. Быелгысында 3 гаилә катнашты. Хәлфиннар гаиләсе зона этабына барды.
“Иң яхшы архив” бәйгесендә Яңа Кырлай авыл җирлеге 375 мең сумлык грант отты.
Ел саен “Минем шәҗәрә” дигән республика конкурсы уза. Быел да 30 апрельгә кадәр гаризалар кабул ителә.
Нет комментариев