Районда беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды
30 ноябрьдә Яңа Кенәр урта мәктәбендә ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган шахмат буенча беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды
Ярышларда төрле төбәкләрнең өстәмә белем бирү оешмаларыннан 14 команда катнашты. Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш, Актаныш районнарыннан тыш, Мари Иленнән дә егет-кызлар бар иде.
Районыбыздан Яңа Кенәр балалар иҗат йорты һәм Арча Укучылар сараенда шахмат юнәлеше буенча шөгыльләнүче балалар ярышты. Шәхси нәтиҗәләр буенча, Укучылар сараена йөрүче Алмаз Гатин – 1нче, Нияз Заһидуллин 3нче урынны яуладылар.
Турнирны районыбызның иң оста шахматчыларның берсе, бу спорт төрен күтәрүдә күп көч куеп, аның киләчәге өчен җан атып йөрүче Сөләйман Галиуллин оештырды.
“Мондый ачык төбәкара турнир безнең районда беренче тапкыр үткәрелде. Аны Татарстан шахмат федерациясе уздырды. Килергә теләүчеләр күп иде. Тик безнең мөмкинлекләр буенча, без 15 команда гына чакыра алдык. Алдагы елларга 20 команда чакырырга дип уйлыйбыз. Бу турнир бик кызу булды. 2012 елгы һәм аннан да яшьрәк мәктәп укучылары катнашты. Малайлар һәм кызлар сигез турда уйнадылар. Читтән килүче балалар арасында да, районыбыз укучылары арасында көчле шахматчылар бар. Бары аларны югалтмаска һәм үстерергә кирәк”, – диде ул.
Ярышларны уздырырга ярдәм иткән җитәкчеләргә, укытучыларга хөкемдарларга зур рәхмәтләрен җиткерде оештыручы. Турнир йомгаклары буенча командалар арасында беренче урын өчен кубок Мамадыш яшь шахматчыларына бирелде. Мари Иле шахматчылары икенче урынны яулады. Турнирны Арча шәһәренең Укучылар сарае командасы өченче булып тәмамлады.
Барлык җиңүчеләргә оештыручылардан грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев