Тормышлар тагын да яхшырып китсен иде дигән теләктә алар.
Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәпкә урнашкан сайлау участогына (940) ел да актив килә халык. Музыка уйнап тора. Күтәренке күңел белән сайлау участогына килеп керәсең. Яше-карты агыла. Үз тавышыңны бирмичә читтә калып булмый бит инде! Әнә, кояштай балкып Арчаның җырга-моңга, шигьрияткә бай күңелле Факия Шәрәфетдинова ире Васыйл белән сайлауга килделәр. 45 елдан артыграк бергә гомер кичерәләр. Арчаның актив ветераннары. Тормышлар тагын да яхшырып китсен иде дигән теләктә алар.
Нет комментариев