erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриевның Хәрби-диңгез флоты көне белән котлавы

Бәйрәм белән сезне, хәрби диңгезчеләр!

Июльнең соңгы якшәмбесендә, ягъни бүген, 26 июльдә  диңгезчеләр үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең районда, гомумән, һәр коллективта хәрби диңгез флотында хезмәт иткән кешеләр яши.

Район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм уңаеннан хәрби диңгезчеләрне бәйрәмнәре белән котлады. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Хөрмәтле матрослар, старшиналар, офицерлар! Хөрмәтле хәрби диңгезчеләр, флот ветераннары!  Сезне Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелдән котлыйм. Хәрби-диңгез флоты көне  - ул изге бәйрәм. Аны хәрби диңгезчеләр генә түгел, һәркем билгеләп үтә.Бу көн - Ватаныбызны саклауга матрос-моряк формасында үзләрен аямыйча, утта һәм суда чыныгып, авырлыкларга бирешмичә хезмәт иткән, батыр йөрәкле, кыю чын ир-егетләр бәйрәме. Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч үтсен. Сезгә уңышлар, яңа үзгәрешләр, зәңгәр күк йөзе һәм барлык өметләрегезнең дә тормышка ашуын телим",- диде ул. . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X