erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриевның Сабантуе бәйрәме уңаеннан котлавы

Хезмәт батырларына Сабантуйларда һәрчак урын түрдә булачак, алар хөрмәт һәм олылауга лаек!

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары!

Сезне халкыбызның иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

 Бай тарихлы бу бәйрәмдә халкыбызның үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчыллык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә.

Сабан туе ул – беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Туган җиргә мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт белән башкарган авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Хезмәт батырларына Сабантуйларда һәрчак урын түрдә булачак, алар хөрмәт һәм олылауга лаек!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сабантуй барыбызны да бергә җыя, якты хатирәләр, онытылмаслык очрашулар, шатлык, туганлык хисләре аша һәркемнең йөрәгендә урын ала, күңелләргә дәрт-дәрман өсти, дус һәм тату, үзара аралашып, мәдәни казанышлар белән уртаклашып яшәү үрнәге булып тора.

Күңелле һәм нурлы Сабантуй безне игелекле, шәфкатьле гамәлләргә  рухландырыр дип ышанам.

Бу гүзәл бәйрәм һәрберебезгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен, нәтиҗәле иҗат һәм хезмәт өчен көч-куәт бирсен!  Исәнлек - саулык, бәхет һәм  иминлек телим.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X