erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда игеннәр ни хәлдә?

11-12 июльдә Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы бүлеге белгечләре “Ашыт”, “Таң”, “АЮ” хуҗалыкларында игеннәрнең торышы, складларның ашлык кабул итүгә әзерлеге, көзге чәчүгә җир әзерләү барышы белән танышты.

Соңгы 3 елда “Таң” хуҗалыгында 3 орлык склады төзелде, 3000 кв.м мәйданда склад идәннәре асфальтланды. Узган ел АТМ маркалы орлык киптерү һәм орлык әзерләү линиясе сафка басты. Бүгенге көндә дүртенче склад төзелә.

Хуҗалыкта 130 гектар мәйданда “Ватан” сортлы борчак культурасы югары уңыш вәгъдә итә.  450 гектар майданда кукурузнын Краснодарский 194 МВ, РОСС-140 СВ сортлары игелә.

“АЮ” хуҗалыгында барлык мәйданнарда да игеннәр чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. Борчак, кукуруз, язгы бодай һәм арпа культураларын – ике, рапсны – дүрт тапкыр яфрактан тукландырганнар һәм корткычларга каршы эшкәрткәннәр. Нәтиҗәдә, басулар чиста, тигез һәм өметле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

“Ашыт” хуҗалыгында җәйге чорда бары тик  31 мм яңгыр яуган. Арча зонасында бу сан күпкә югары. Яңгыр яуган басулар яңгыр төшмәгән басулардан аерылып тора.

 

Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X