erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашыбыз ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтле

Юлда ватылып калгач, юл хәрәкәте инспекторлары аңа машина көпчәген алмаштырырга булышкан.

 

Вакыйга болай була. Казан-Малмыж юлының 61нче чакрымында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ инспекторлары Рәдис Гарифуллин һәм Алмаз Әхәтов юлда авария сигналларын кушкан “Газель” машинасы торганын күрә. Алар хәлне ачыкларга теләп, машина янында туктый. Машина хуҗасы әйтүенчә, хәрәкәт вакытында аның машинасы кырыйга “каера башлый”. Юл читенә чыгып туктагач күрә – арттагы көпчәккә зыян килгән һәм ул төзәтерлек хәлдә түгел, юлны дәвам иттерү өчен кайбер детальләр кирәк. Автоинспекторлар якындагы автозапчасть сатыла торган кибеткә барып, кирәкле детальләрне алып килә һәм бәлагә таручыга запас көпчәк куярга ярдәм итә. Райондашыбыз булышучыларга рәхмәтле булып юлын дәвам итә.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X