Бүген планшетларны күп балалы, аз керемле гаиләләргә өләшә башладылар.
Өйдән торып уку өчен 9,10,11 сыйныф укучыларына бирелде алар.
Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләнде бу. Республикада шундый планшетлар 2 меңнән артык балага таратылачак.
Мондый ярдәмгә әти--әниләр бик рәхмәтле. Яңа планшет алган балалар сөенеп бетә алмый.
Онлайн укулар тәмамлангач, планшетлар кире мәктәпкә кайтачак. Аларны саклап тотарга инде. Бүген Арчаның 5нче гимназиясеннән бер бала, Арчаның 1нче мәктәбеннән 8 бала, Арчаның 6нчы мәктәбеннән 7 бала алды аны.
Нет комментариев